Skip to content

Latest commit

 

History

History
95 lines (58 loc) · 6.4 KB

README.tt.md

File metadata and controls

95 lines (58 loc) · 6.4 KB

AtRadio

English | Татарча | Русский

онлайн радиостанцияләрне тыңлау өчен программа

Кушымтаның шигаре

“Бөтен дөнья радиосы — синең кесәңдә”

программаның логотибы

Программаның мөмкинлекләре

  • онлайн радиостанцияләрне тыңлау
  • радиостанцияләр исемлеге буенча күчү
  • яраткан радиостанцияләрне тиз керү өчен 3 радиостанциягә кадәр саклау
  • csv форматындагы файлдан радиостанцияләрне программага йөкләү (файл форматы турында тулырак мәгълүмат түбәнрәк карагыз)
  • радиостанцияләр исемлеген программадан csv файлга саклау

Программаның интерфейс телләре

  • English - инглиз теле
  • Татарча - татар теле
  • Башҡортса - башкорт теле
  • Русский - рус теле

Әгәр телләр буенча төгәлсезлекләр тапсагыз яки үз телегезне өстәргә теләсәгез, миңа мөрәҗәгать итә аласыз. Контактлар бүлегендә мәгълүмат таба аласыз.

Программа таләпләре

Хәзерге вакытта бу программа Android 7.0 версиясеннән башлап сынап каралды.

Идеалда минем программа Android 4.0 версиясеннән башлап эшләсен дип телим.

Лицензия

GNU GENERAL PUBLIC LICENSE Version 3

минем авторлыгымны күрсәтергә онытмагыз.

Интерфейс һәм программа эше

Программаны беренче тапкыр эшләтеп җибәргәч, AtRadio программасының интерфейс телен сайлау өчен диалог тәрәзәсе пәйда була.

Шулай ук, беренче тапкыр эшләтеп җибәргәндә, автомат рәвештә берничә радиостанция булу мөмкин. Радиостанцияләрне өстәр өчен яки бетерү өчен, "Радиостанцияләр исемлеге белән эшләү" бүлеген карагыз.

Төп тәрәзәнең үзәге — ул уйнату панеле:

  • Play төймәсе
  • тавышны арттыру/кечерәйтү
  • алдагы/киләсе радиостанция

Уйнату төймәләре өстендә, сул якта шестерёнка рәвешендәге төймә урнашкан, ул программаның параметрлар тәрәзәсен ача. Уң якта радиостанцияләр исемлеген ачучы төймә урнашкан.

Төп идарә элементлары астында, өч төймә бар. Алар яраткан (сакланган) радиостанцияләрне тиз керү өчен саклау/уйнау функциясен башкара.

Агымдагы радиостанцияне яраткан радиостанцияләр итеп саклар өчен, бер төймәне озак басып торырга кирәк, шуннан соң радиостанцияне саклауны раслау тәрәзәсе пәйда була.

Яраткан радиостанцияләрне уйнату өчен, өч төймәдән берсенә басу җитә.

Программаның төп тәрәзәсе

Радиостанцияләр исемлеге белән эшләү

Программаның төп тәрәзәсендәге радиостанцияләр исемлеге төймәсе аша түбәндәге мөмкинлекләр бар:

  • радиостанцияне уйнату өчен исемлектән сайлау
  • радиостанцияне бетерү, бу очракта кирәкле радиостанция янындагы крестикка басыгыз
  • бер радиостанция өстәү, плюс төймәсе аша
  • радиостанцияләр исемлеген CSV файлга саклау һәм аннары уртаклашу (share)
  • радиостанцияләр исемлеген CSV файлдан йөкләү

CSV файл форматы

Бу текст файлы, беренче юлда һәрвакыт “Name;URL” дип язылган. Аннан соң һәр юлда радиостанция исеме һәм радиостанция url адресы (радиостанциянең аудио агымына сылтама) нокта белән өтер аша бүленә.

Name;URL
название станции 1;url станции 1

Программаны көйләү

Төп тәрәзәнең шестерёнка төймәсе аша түбәндәге көйләүләр мөмкин:

  • скринсейверны кабызу/сүндерү (смартфон экранын, аеруча AMOLED экраннарын саклау өчен, чөнки статик рәсемнәр аркасында еш кына янып чыгалар)
  • программаны эшләтеп җибәргәндә агымдагы радиостанцияне автомат рәвештә уйнатуны кабызу/сүндерү
  • программаның телен алыштыру
  • Барлык көйләүләрне кире башлангыч халәткә кайтару. ИГЪТИБАР! Радиостанцияләр исемлеге дә башлангыч хәленә кайта. Шуңа күрә программаны башлангыч халәткә кайтарганчы, радиостанцияләрегезне сакларга киңәш ителә, ничек сакларга икәнен карау өчен "Радиостанцияләр исемлеге белән эшләү" бүлеген карагыз.

Контактлар